БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә
Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен биш фән буенча БДИның минималь балларын арттырды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм быел кайбер дисциплиналар буенча узган ел белән чагыштырганда арттырылган.
Информатика буенча минималь балл бер пунктка арткан һәм хәзер 45 тәшкил итә. Тарих буенча планка өч баллга — 38гә кадәр күтәрелде. Математика һәм физика буенча минималь балл шулай ук бер пунктка — 40 ка кадәр арттырылды. Иң зур үзгәреш чит телгә кагылды: минималь балл берьюлы биш пунктка артты һәм 35кә җитте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев