Балалар бакчасы бу юнәлештә мөһим урын алып тора.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар өчен дә һәм өлкәннәр өчен дә бер.
Тәрбиячеләр һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы белән генә балаларыбызны юлда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәтеп була.
Балалар бакчасы бу юнәлештә мөһим урын алып тора. Шушы көннәрдә Чепья балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар өчен викторина уздырылды.
Викторина ата-аналар бәйрәмнең турыдан-туры катнашучылары булсын өчен оештырылган. Бу исә тәрбияче белән ата-аналар арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм ышаныч тудыра.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев