Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Яңгул урта мәктәбенең 90 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

Башлангыч мәктәп ачылуга 105 ел, урта мәктәп булуга 90 еллыкка багышланган бу бәйрәмнең программасы да матур төзелгән, уйланылган иде

Күптән түгел Яңгул мәктәбендә, гаҗәеп матур, истәлекле, тарихи бәйрәм булды. "Тормыш үзе могҗиза" исеме астында, тарихны барлау, буыннар очрашуы белән үрелеп барган бу бәйрәмне беркем дә тиз генә оныта алмас мөгаен.

Башлангыч мәктәп ачылуга 105 ел, урта мәктәп булуга 90 еллыкка багышланган бу бәйрәмнең программасы да матур төзелгән, уйланылган иде.

Зур әзерлек белән, күп көч куеп үткәрелгән бәйрәмнең программасы да гаять тирән эчтәлекле, тирәнтен уйлап әзерләнгән программа. Программаны төзүдә бердәм коллектив бик игелекле, күпкырлы эш башкарган. Мәктәп директоры Илнур Илфатович башлап йөрсә, авылыбызның җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтеп, бәйрәмгә саллы өлешләрен керткәннәр. Ветеран укытучыларны хөрмәтләүне дә матур итеп оештыра белгәннәр, без бик рәхмәтле булдык.

Мәктәптә төрле елларда эшләп киткән укытучыларны да чакырып дөрес эшләгәннәр, әздән дә күңел була бит өлкән кешенең. Тик күпләре юк инде, килә алмаучылары да бар.

Ә очрашуга килсәк, 50 еллыктан алып, 5 еллыкка кадәр булган класслар чакырылган. Катнашучы күп булды, әйтер сүзләр, уртаклашырдай фикерләр бик күп җыелган. Һәркем бу бәйрәмнән илһам алып, олы хисләр белән таралышты.

Матур итеп төзелгән программаны шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар, Ринат Галиәскаров, Энҗе Сабирова, Розалия Сафиуллиналар (кызларның үз фамилияләре) матур итеп алып бардылар. Җырчылары да, биючеләре дә, шигырь сөйләүчеләре дә шушы мәктәпне тәмамлаучылар, шушында эшләп  ялга чыкканнар һәм шушында эшләүчеләр.

Кунак беркайчан да буш кул белән килми, мәктәпкә бүләкләр алып килделәр.

Киләчәктә бу бәйрәмнәр дәвамлы булсын, "Буыннар очрашуы" традициягә керсен дип таралышты кунаклар. Мәктәп коллективына зур уңышлар юлдаш булсын!

Сәлимә Габделхакова,

ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев