«Иң милли тәрбияче- 2025» бәйгесендә Альбина беренче урын  яулады
Мәгариф

«Иң милли тәрбияче- 2025» бәйгесендә Альбина беренче урын яулады

Әлеге бәйгедә өченче ел рәттән Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре беренче урын яулый

«Иң милли тәрбияче-2025» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

Әлеге бәйгене бишенче ел рәттән Габдулла Тукай исемендәге «Арча педагогика көллияте», Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә оештырыла.

Әлеге бәйгедә өченче ел рәттән Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре беренче урын яулый. Быел Альбина Мөхәммәтшина «Иң милли мастер-класс» номинациясендә I урын яулады. Котлыйбыз!


Нет комментариев