Карадуган балалар бакчасына логопедлар җыелды
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасына логопедлар җыелды

Балтач бистәсенен 1нче hәм 5нче номерлы балалар бакчасыннан килгән логопедлар эш төрләрен яктыртып, чыгыш ясадылар

16 декабрьдә Карадуган балалар бакчасында «Белем hәм тәрбия бирү процессында логопед уеннары» темасына  логопедлар өчен семинар узды.

Бакча тәрбиячеләре һәм логопеды яңа эш алымнары белән таныштырып, тәҗрибә уртаклаштылар.

Балтач бистәсенен 1нче hәм 5нче номерлы балалар бакчасыннан килгән логопедлар эш төрләрен яктыртып, чыгыш ясадылар. Фикер уртаклашып, яңа идеяләр тупланды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев