Белем бирү хезмәтендә кулланучыларның хокукын яклау җәмгыяте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре фикеренчә, киләчәктә укытучыларга да БДИ тапшырырга туры килмәгәе.
Укытучыларның биш ел саен уза торган аттестация кагыйдәләрен катлауландырырга, аны, профиль фәннәр буенча сораулар белән баетып, формаль рәвештә "Укытучылар өчен БДИ" дип үзгәртү кирәк, ди белгечләр.
Әгәр дә әлеге тәкъдим хуплау тапса, укытучыларның билгесе мәктәпләрнең рейтингына да тәэсир итә башлаячак, дип яза Интертат ру.
Фото: http://dagestan.news-r.ru/news/education/
Нет комментариев