Норма урта мәктәбе укучыларының мәдәни сәяхәте
Мәгариф

Норма урта мәктәбе укучыларының мәдәни сәяхәте

16нчы январь көнне Норма авыл китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән "Мәдәни көндәлекләргә сәяхәт" исеме астында дәрес үткәрелде.

Укучылар бу чарада 2 ай эчендә үзләре булган экскурсияләр һәм тарихи урыннарда күргән матур мизгелләре белән уртаклаштылар.
Мәдәни көндәлекне чиста, пөхтә алып барган һәм иң күп тарихи урыннарда, экскурсияләрдә булган укучылар билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.
Чараның икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Балалар чыршы янында кызыклы уеннар уйнап, биеп-җырлап күңел ачтылар. Чара ахырында аларга бүләкләр тапшырылды.
Зилә Шәрипова, Норма мәдәният йорты мөдире
Лилия Шәйхетдинова, китапханә мөдире

250

Нет комментариев