Раил Мәрданов: «Радио һәм газета хәзерге вакытта да бик әһәмиятле!»
«Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре! Эфирда мәктәп радиосы сөйли!». Норма урта мәктәбендәге укучыларның һәр чәршәмбе иртәсе шушы сүзләрдән башланып китә
Радио һәм газета сүзе бүгенге көндә һәр кешегә дә таныш. Бу әйберләр — мәгълүматның төп чыганакларының берсе буларак билгеле. Электән кешеләр яңалыкларны, һава торышын, дөнья хәлләрен радиодан һәм газеталардан белгәннәр.
«Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре! Эфирда мәктәп радиосы сөйли!». Норма урта мәктәбендәге укучыларның һәр чәршәмбе иртәсе шушы сүзләрдән башланып китә.
Безнең мәктәптә биш ел дәверендә радио эшләп килә. «2021 елда техник мөмкинлекләр килеп чыкты да мәктәп директоры Ләйсән Фәритовна «Әйдәгез, мәктәп радиосы эшләп карыйк әле», дигән идея белдерде. Һәр атнаның чәршәмбесе саен радиотапшырулар тәгаенләнде, моның өчен нигезләмә дә эшләнде. Бу эшкә 5-11 сыйныф укучылары тартылды» , - дип искә ала мәктәп радиосы эшчәнлеген оештыручы Диләрә Мөзакировна. Радиотапшыруларда мәктәптә атна дәверендә булган шатлыклы яңалыкларны әйтәләр, туган көн ияләрен котлыйлар, төрле бәйгеләрдә урын алганнарны билгеләп узалар.
Шулай ук, радио белән үрелеп, мәктәптә газета бастыру эшчәнлеге дә тормышка ашырыла. Газета чыгару 2000 елларда ук «УҺУ» (Укучылар һәм укытучылар) исеме астында мәктәп үзидарәсе газетасы буларак башланган икән. 2021 елда, «Мәктәп медиостудиясе» түгәрәге ачылып, газета исеме «Мәктәп чыңы» дип үзгәртелгән. Түгәрәктә ике төркем эшли. Беренче төркем Шалаева Гөлшат Сәмигулла кызы җитәкчелегендә һәр ай саен газета чыгара. Газета бастыру өчен, мәктәп тормышындагы төрле вакыйгаларга репортажлар, шатлыклы хәбәрләр, яшьләрне кызыксындырган темаларга әңгәмәләр, алга таба планнарны язабыз. Аларны бергәләп укыйбыз, төзәтмәләр кертәбез. Газетаның дизайны, бизәлешен уйлыйбыз, алдагы санга нинди темалар алырга икәнлеген планлаштырабыз, чын журналистларча эшлибез, миңа калса. Иҗат итәргә яраткан укучыларның язмалары да урын ала газетабызда.
Ә икенче төркем алда әйтеп үткән радиотапшыруларны әзерли.
Интернет заманында нәрсәгә газета, радио, диярсез, бәлки. Радио һәм газета хәзерге вакытта да бик әһәмиятле, минемчә. Алар аша без мөһим булган мәгълүмат белә алабыз. Шуңа күрә радиоларны тыңлыйк, гәҗитләрне укыйк, аларны онытмыйк!
Раил Мәрданов,
Норма мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев