Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов чыгышыннан өзекләр

1 сентябрьдә Балтач районы мәктәп парталары артына 3700дән артык бала утырачак, шуның 306сы беренче сыйныф укучысы. Быел 100 укучыга кимүнең сәбәбе 1 нче сыйныфларга керүчеләр кимү, 9 нчы сыйныфтан 60 процент укучының китүе һәм 10 нчы сыйныфтан соң китүчеләрнең күп булуы. Быел без бер генә кыскарту чарасы да уздырмадык, 1 генә укучысы булган мәктәпләр дә эшләп калды. Бала саны күпләп кимегән очракта, оптимизация чаралары котылгысыз булачак.

2024-2025 уку елында, шулай ук мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләгәндә биналарны агымдагы ремонтлауга һәм матди-техник базаны үстерүгә 1 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Хезмәт (технология) һәм Ватанны саклау, Иминлек нигезләре кабинетлары өчен мәктәпләргә җиһазлар кайта. Алдагы елларда физика, рәсем, музыка кабинетларын баету планлаштырыла. Республика программасы кысаларында 7 мәктәптә ашханәләр яңартылды. Быел программа буенча Чепья урта мәктәбендә эшләр башкарылды.


Балтач районында 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшләп килә. Районда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100% тәшкил итә. Һәр балалар бакчасында заманча шартлар тудырылган. Сосна балалар бакчасының да 2026 елда капиталь төзекләндерү программасына керүе көн таләбе булып тора.
1 сентябрьдән гамәлгә керүче кайбер яңалыклар: «Тарих» предметы программасының «Төбәгебез тарихы» курсының тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертелә; 6-7 сыйныфларда җәмгыять белеме дәресе урынына тарих дәресләре арттырыла; Быелдан чит ил гражданнарын мәктәпкә кабул итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Информацион куркынычсызлык көнүзәк проблема булып тора. 2025 елның июнендә Президентыбыз милли мессенджер булдыру турындагы канунга кул куйды. Татарстан Республикасы мәктәп чатларын MАКС милли мессенджерына күчерү буенча алты пилот төбәге арасына керде. Әти-әниләр һәм укучыларны күчерү 1 сентябрьдән башлана. Хәзерге вакытта мәгариф идарәсе һәм җитәкчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр эш чатларын күчерәләр. 15 сентябрьгә барлык чатлар да МАКСта булырга тиеш.


Агрокласслар, педагогик, инженер класслары уңышлы эшләп килә. 5 мәктәп үзләренең бакчаларында Нәсих Гыймадиевның чәчү әйләнеше принципларын яхшырту ысулын кулланып тәҗрибәләр үткәрделәр.


2025 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының 58 проценты югары уку йортларына һәм урта уку йортларына уку профиле буенча укырга кергән. Педагогик югары уку йортларына барлыгы 13 кеше укырга керде. Шул ук вакытта районда педагогларга ихтыяҗ зур булып кала. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында техник юнәлешләрне сайлаучылар артуы күзәтелә. Медицина белгечлекләрен сайлау тотрыклы кала, авыл хуҗалыгы юнәлешләрен сайлаучы укучылар көтелгәннән азрак. 9 сыйныфны тәмамлаучыларның якынча 40 проценты гына 10 нчы сыйныфта укуларын дәвам итәчәк. Районда Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалында урта һөнәри белем алу өчен шартлар тудырылган. Районда 13 «Үсеш ноктасы» үзәге эшли. 6-11 сыйныф укучылары өчен «Һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе» проекты эшләп килә. 1 сентябрьдән барлык мәктәпләр дә төп һәм алдынгы дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш.
Безнең төп максатыбыз — ныклы әзерлек белән үткәрелгән дәрескә нигезләнгән сыйфатлы белем бирү. Укучыларның тәнкыйди фикерләвен, командада эшли белүләрен һәм үз-үзен оештыру күнекмәләрен үстерү белем бирү процессының мөһим өлеше булып тора. Һәр дәрес белемнәрне тапшыру гына түгел, ә шәхес үсешенә һәм заманча җәмгыятьтә тормышка әзерләнүгә ярдәм итүче чын вакыйгага әверелергә тиеш. Укучыларның алган белемнәрен куллана белүләре дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрендә чагыла. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган 361 укучы төп гомуми белем турында аттестат, шул исәптән 36 укучы бишле билгеләре белән аттестат алды.


11 сыйныфны 123 укучы тәмамлады, шул исәптән 27 укучы «Укудагы уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде, шуларның 20се — алтын, 7се — көмеш. Балтач урта мәктәбеннән Рамил Заһидуллин информатика фәненнән 100 балл жыеп, быелгы чыгарылышның иң күп балл җыючы укучысы дип танылды. Балтач гимназиясеннән Дилүс Әскаров, Сәйлән Нигъмәтҗанова, Солтан Чумаев алдынгылар рәтендә. 


Сәләтле укучыларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү — районда сис-темалы рәвештә хәл ителә торган актуаль бурыч. Әлеге бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән чараларның берсе Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасы. Муниципаль этапта 1472 укучы катнашты, шуларның 499ы җиңүче һәм призер булдылар. Региональ этап буенча карап китсәк, быел безнең районнан 177 бала Россиякүләм һәм республикакүләм олимпиадаларында катнашты. Барлыгы — 81 призлы урын яуладылар. Шуның 12се Россиякүләм олимпиадаларның региональ этабында, 68е рес-публикакүләм урыннар. Норма урта мәктәбеннән Камилә Закирова МХК фәне буенча Россиякүләм олимпиадаларның йомгаклау этабыннан призер булып кайтты. Балтач урта мәктәбеннән Мәдинә Булатова ноябрь аенда Түбән Новгородка барып агрогенетика буенча Бөтенрәсәй «Иннагрика» олимпиадасында призер булды.


Яңа уку елына олимпиада хәрәкәтен үстерү өлешендә төп бурыч — булган сәләтле укучыларыбызны югалт-мыйча, Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгак-лау этабында җиңүчеләр әзерләү. Бездә укып чыккан талантлы укучылар бер җирдә дә югалып калмыйлар. Илебезнең төрле шәһәрләрендә укучы студентларыбыз бар. Быел гына да 3 студентыбыз Мәскәүнең югары уку йортын кызыл дипломга бетереп төпле белемнәрен раслады.


Район җирлегендә туган телдә укыту һәм тәрбия бирү, туган телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Филиалларны кертеп 28 татар мәктәбендә укучыларның 59% ы туган телендә белем ала, 7 мәктәптә удмурт, 2 мәктәптә мари теле укытыла. Агымдагы елда туган телләрдән төп дәүләт имтиханын 143 укучы сайлады. Имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелгәннән соң беренче елын райондагы барлык оешмаларда да туган телдән имтихан сайладылар. 


Бу уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән туган телләрне үстерүгә багышланган проектларны тормышка ашыру грантында Смәел һәм Кече Лызи мәктәпләре грант отты. "Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр грант«ына Түнтәр, Балтач гимназиясеннән 2 укытучы, Карадуган, Кариле балалар бакчаларыннан 2 тәрбияче лаек булды. Туган телдән олимпиадаларда иң күп призерлар әзерләгән укытучы буларак, Норма мәктәбеннән Гөлүзә Нәсыйхова республиканың махсус грантына ия булды. 


Һәр елны республика тарафыннан үткәрелгән бәйгеләрдә укытучыларыбыз да актив катнаша. Бу уку елында Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабында Балтач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова катнашып, «Күңелем игелектә» номинациясендә җиңүче булды. Ә Бөтенроссия тел укытучылары бәйгесендә Чепья урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Чернова лауреат булды. «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы — 2024» республикакүләм бәйгесендә Балтач гимназиясеннән Венера Мостафина өченче урынны алды. Туган телләр буенча олимпиадаларның республика этабында барлыгы 37 призлы урын яуланды. Бу юнәлештә соңгы елларда беренчелек Норма урта мәктәбендә. «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә республика сәхнәсендә бүләкләнгән 44 укучының 7се безнең район укучылары булуы сөендерә. 


Районыбызда барлык мәгариф оешмаларында тәрбия программасы тулы көченә эшли. Соңгы елларда флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару тантанасы, «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен үткәрү традициягә әверелде. Шулай да, һәр укучыдан гимн сүзләрен белүне таләп итү артык булмас.


Тәрбия юнәлешендә өстенлекле бурычларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, аларның хокук бозуларын профилактикалау тора. Эчке эшләр бүлеге белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә 256 бала контрольгә алынган, шуларның 5се балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тора. Аларның һәркайсы мәгариф оешмасының да, ата-аналарның да игътибарына мохтаҗ.


Районда педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа да карамастан, киләсе уку елында 11 укытучыга ихтыяҗ бар. 1 сентябрьгә мәктәп һәм балалар бакчаларына 8 яшь белгеч, шул исәптән 2 максатчан программа нигезендә укыган укытучы килде. Өстәмә белем бирүдә төп урын алып торган Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, 2024-2025 уку елында 85 берләшмәдә 6 юнәлеш буенча 1960 бала шөгыльләнде.


2025 ел — Ватанны саклаучылар елы буларак мөһим чараларга бик бай. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар һәр мәгариф оешмасында зур әзерлек белән узды. Бу тематик елның әһәмияте бик зур. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз һәм Бөек Ватан сугышында көрәшкән әби-бабаларыбызның тарихи батырлыкларына яңа уку елында да игътибар кимемәсен иде.


Хәзерге мәгариф системасының өстенлекле кыйммәтләре республикабыз һәм районыбыз өчен традицион. Бу — Гаилә; Ватан; Һәркемнең сәләтен ачу; Укытучыларга ярдәм; Тынычлыкны саклау; Кешелеклелек һәм ватанпәрвәрлек. Шушы кыйммәтләрне сак-лау һәм үстерү безнең һәрберебезнең изге бурычы. 
Хөрмәтле коллегалар! Сезне якынлашып килүче Белем көне һәм Яңа уку елы белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, һөнәри үсеш һәм уңышлар телим. Яңа уку елында бик күп проектлар, кызыклы идеяләр көтелә, аларның һәрберсе дә безнең уртак хезмәтебез бәрабәренә тормышка ашсын һәм яңа ачышларга этәрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф 1 сентябрь 2025-2026 уку елы