Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Романтик» - «Хыял» берләштерә

Урман шәһәрчеге генә ни тора!

Күптән түгел районыбызга килгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән «Романтик»  лагерында булды.

«Романтик» җәйге ял лагеры  капиталь ремонт кичерде,  төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнде. Төзекләндерү эшләрен районыбызның «Строймастер»  һәм «ПСК Артстрой»  төзелеш оешмалары үзләренә тапшырылган срокларда сыйфатлы итеп башкардылар.

«Романтик»  җәйге ял лагерының тулаем территориясе, төзелеш башланганнан алып, бик нык үзгәрде. Нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәтне күрү бик рәхәт, Ринат Наил улы да башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде һәм эксплуатация вакытында кирәкле тәкъдимнәрен җиткерде.

Лагерь территориясендә киләчәктә дә тагын 7 корпус, ФАП һәм башка биналар төзү планлаштырыла, ашханәгә реконструкция ясау өчен дәүләт экспертизасы узган, проект-смета документациясе әзер.

“Романтик” лагерына балаларыбыз бик теләп йөри, хәзер ул матурланды, яңарды, урман шәһәрчеге генә ни тора! Районыбызда яшәүче барлык милләт балалары да биредә бик теләп ял итә, аралаша, бер-берсенең телләре, йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре белән уртаклаша, лагерьда ныгыган дуслык, төрле милләт балаларының арлашып яшәүләре озак еллар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Романтик лагеры