Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Смәел мәктәбендә «КАИ — тормышка канатлар» фәнни-гамәли конференциясе үтте

Конференция үткәрелгән 9 ел эчендә, республикабыз районнарыннан 450гә якын укучы биредә көчләрен сынаган

Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе базасында Казан авиация институты белән берлектә «КАИ — тормышка канатлар» фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чара быел тугызынчы тапкыр үткәрелде.

Конференция үткәрелгән 9 ел эчендә, республикабыз районнарыннан 450гә якын укучы биредә көчләрен сынаган.

Конференциянең иң зур бүләге — җиңүчеләргә КАИга укырга кергәндә ЕГЭ баллары өстәлү. Районыбызның 41 егете һәм кызы конференция җиңүчеләре буларак укуларын КАИ да дәвам итте.

Районыбыз укучылары өчен шушындый матур мөмкинлекләр тудырганнары өчен институт җитәкчелегенә, үзебезнең элеккеге мәктәп укучысы, хәзерге вакытта шушы институтта эшләүче профессор, техник фәннәр докторы Гыйзәтуллин Зиннур Марселевичка, Балтач районы мәгариф идарәсенә һәм Смәел урта мәктәбе коллективына зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев