Кызларны һәм аларның остазы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызын зур уңышлары белән котлыйбыз
15-17 февраль көннәрендә рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Смәел мәктәбеннән олимпиадада катнашучылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: 10 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Диана призер булды, ә 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Камилә рус теле буенча олимпиадада җиңүче булды. Кызларны һәм аларның остазы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызын зур уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Нет комментариев