Рәхмәт сезгә, кабат очрашулар насыйп булсын.
Шушы көннәрдә Смәел мәктәбе кунак каршы алган. Ул мәктәбебез укучысы, журналист, блогер, бүгенге көндә Австралия шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Газизова Финзия иде.
Ул үзенең профессиясе һәм Австралиядәге тормышы турында кызыклы хәлләр сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә Финзия апалары иң кызык сорау биргән укучыларга бүләкләрен тапшырды.
Рәхмәт сезгә, кабат очрашулар насыйп булсын, бик матур, эчтәлекле, җылы очрашу булды дип яза Смәел мәктәбе коллективы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев