Тату сыйныф серләре ачыклана башлады (+фоторепортаж)
Мәгариф

Тату сыйныф серләре ачыклана башлады (+фоторепортаж)

Кичә Салавыч мәдәният йортында "Тату сыйныф серләре" дигән бәйгенең беренче этабы узды.

Унике мәктәпнең әти-әниләре фойеда күргәзмә оештырды, визиткалары белән таныштырды, проектлар яклады.

Кенә, Карадуган, Бөрбаш, Нөнәгәр, Салавыч, Балтач, Яңгул, Норма, Смәел, Шеңшеңәр, Куныр урта мәктәпләре, Балтач гимназиясе әти-әниләр комитеты әгъзаларыннан торган командалар хәзерлекле килгәннәр, биремнәрне үтәделәр, хезмәтләре алкышларга күмелде.

Әлеге этапта җиңү яулап, алга таба хәрәкәт итүче мәктәп командасы турында алга таба таныштырырбыз.

Автор фотолары һәм видеоязмалары.


Тату сыйныф серләре

Нет комментариев