Балтач «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов Түнтәр урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде.
«Үсеп килүче буын организмына снюс зыяны турында» дигән темага видеоролик күрсәтелде, «Закон һәм җаваплылык», «Ничек матур бу дөнья!», "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит" дигән темаларга әңгәмә үткәрелде.
Чара балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, җаваплы карар мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә «Форпост» үзәге җитәкчесе .
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев