Тукай әсәрләре хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә
Кече яшьтән Тукай иҗаты белән танышып,аны яратып үскән бала, һичшиксез, матурлыкны күрә, саклый, шәфкатьле күңелле, эшсөяр, миһербанлы, ярдәмче булып үсәчәк
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 140 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды.
Безнең Кариле балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Әсәрләренә нигезләнеп төрле материаллардан кул эшләре эшләнелде.
Кече яшьтән Тукай иҗаты белән танышып,аны яратып үскән бала, һичшиксез, матурлыкны күрә, саклый, шәфкатьле күңелле, эшсөяр, миһербанлы, ярдәмче булып үсәчәк. Моны балалар белән эшләүче тәрбияче-укытучылар гына түгел, һәр әти-әни дә истә тотарга, эшләргә тиеш.
Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Бу кичәбезгә авлыбызның китапханәсендә эшләүче Лилия апабызны да чакырдык. Ул да балаларга Тукай иҗаты турында бик бай һәм эчтәлекле мәгълүмәт бирде. Тукайның яңартылган матур китаплары турында сөйләп китте. Зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары башка төркем балаларынна мавыктыргыч кичә куйды.
Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
Зәйнуллина Г.Т.
Фәйзрахманова Г.Ф.
Габдрахманова З.Б.
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев