Елизавета Федоровна Мартынова 99 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды
Елизавета Федоровна Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Мартынов белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр
Иске Көшкәт авылында гомер кичерүче Елизавета Федоровна Мартынова үзенең 99 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
Елизавета Федоровна Чепья авылында, 6 балалы ишле гаиләдә якты дөньяга аваз сала. Мәктәпне тәмамлау белән ул Чепьяда урнашкан почта бүлекчәсенә телеграф вазыйфасында эшли башлый. Аны тырыш һәм намуслы хезмәте өчен «Бөек Ватан сугыгышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләклиләр.
Сугыш тәмамлагач, Елизавета Федоровна Урта Көшкәт мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Ижау педогогика институтын тәмамлый. Иске Көшкәт мәктәбендә 1982 елга кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Елизавета Федоровна Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Мартынов белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев