40 яшьтән узганарга тикшеренүне ел саен узарга мөмкин
Татарстан башкаласында ел саен үткәрелә торган профилактик медицина тикшерүләре кампаниясе башланды. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, быел 820 меңнән артык профилактик чара планлаштырылган.
Алар арасында – өлкәннәр өчен 512 мең стандарт диспансеризация, 82,5 мең профилактик тикшерү, 2,2 меңнән артык тирәнтен тикшерү һәм 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләрнең репродуктив сәламәтлеген бәяләүгә юнәлдерелгән 224 мең тикшерү.
Тикшерүне үзең беркетелгән поликлиникада узарга мөмкин. Планлы диспансеризациягә 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешеләр чакырыла. 40 яшьтән узганарга тикшеренүне ел саен узарга мөмкин.
Казанские ведомости
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев