Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Балтачның дүрт авылында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалды

ФАПларда масштаблы ремонт ясалды: эчке эшләр, түбә һәм фасад ремонтланды, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, җылыту, электр белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары модернизацияләнде

Карадуван, Кече Лызи, Чапшар һәм Шуда авылларында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалды. Әлеге мөһим проект «Озак һәм актив тормыш» милли проектының бер өлешенә әверелде, аның максаты — ерак һәм авыл районнарында медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту.

ФАПларда масштаблы ремонт ясалды: эчке  эшләр, түбә һәм фасад ремонтланды, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, җылыту, электр белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары модернизацияләнде.

Капиталь ремонтның тәмамлануы барлык дүрт авыл халкы өчен дә мөһим вакыйга булды. Хәзер алар медицина хезмәтләрен заманча, җылы һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пунктында ала. 

"Ремонтланган ФАПларда пациентларны кабул итү – бер рәхәтлек. Безгә лаеклы хезмәт шартлары, ә безнең пациентларга медицина ярдәме алу өчен уңайлы шартлар тудырылды", - диләр ФАП фельдшерлары.

#нацпроектпродолжительнаяиактивнаяжизнь

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев