Буыннарга тоз утырмасын, дисәң...
Артрит белән авыручыларга да иртән ач карынга, көндез һәм кичтән йокларга ятар алдыннан ярты стакан булса да бәрәңге суы эчү файдалы
Соңгы вакытта аяклар, тез буыннары авыртуга өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр арасында да зарланучылар байтак. Моңа көн дәвамында бик күп йөрү дә, биек үкчәле аяк киеме кию дә йогынты ясамый калмыйдыр, әлбәттә. Йөргәндә үкчәгез авыртамы, тез буыннары шыгырдыймы?
Моның өчен кабыклы бәрәңгене пешергәннән соң барлыкка килгән боламыклы су бик ярап куячак. Буыннарга тоз утырганда да әлеге кайнатманы эчү зыян итмәс. Артрит белән авыручыларга да иртән ач карынга, көндез һәм кичтән йокларга ятар алдыннан ярты стакан булса да бәрәңге суы эчү файдалы, дип яза «Кызыл таң».
Шулай ук көн саен уртача зурлыктагы кабыклы 1-2 чи бәрәңгене вак угычтан чыгарып ашарга киңәш ителә. Әлеге бәрәңгене салатка, пешкән ашка салып, бүтән яшелчәләр белән ашарга да була. Бәрәңгене ашар алдыннан гына угычтан чыгарырга кирәк. Юкса, бик тиз караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев