ДРКБда "Хәләл" стандартлары кертелде
Сәламәтлек

ДРКБда "Хәләл" стандартлары кертелде

Республика балалар клиник хастаханәсендә шәригать кануннары буенча сөннәткә утырта башлыйлар.

Әти-әниләр, пациентлар, табиблар өчен намаз уку бүлмәләре дә каралган, барлык медицина кирәк-яраклары, дарулар «Хәләл» комитеты тарафыннан рөхсәт ителгән, палаталар махсус җиһазландырылган.
Тиздән хастаханә янында хәләл «Яшел алма» кафесы да булачак. Хастаханәгә хәләл медицина таләпләре буенча дәвалауга рөхсәт итүче һәм һәр пациентка тапшыру өчен сөннәт таныклыклары да бирелгән, дип яза "Шәһри Казан" басмасы.
Чыганак: http://shahrikazan.com
Фото: http://vk.com

250

Нет комментариев