Медицина тикшерүе вакытында механизаторлар һәм машина йөртүчеләрнең сәламәтлекләре тикшерелгән
Балтач үзәк район хастаханәсе табиблары «Яңа тормыш» җәмгыяте хезмәткәрләре өчен «Дәвамлы һәм актив тормыш» проекты кысаларында диспансеризация уздырдылар.
Медицина тикшерүе вакытында механизаторлар һәм машина йөртүчеләрнең сәламәтлекләре тикшерелгән.
Даими медицина тикшерүләре авыруларны вакытында ачыкларга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген югары дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Бу җаваплы алым персоналның сәламәтлеге өчен куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә һәм җитештерүдә куркынычсызлыкны гарантияли, ди табиблар.
Нет комментариев