Болай эшләсәгез хәлегез күпкә җиңеләер
Дуслар белгәнегезчә, вирусларның котырган чагы. Әз генә мышкылдый башласагыз, имбир белән лимонны иттарткыч аша чыгарып, бал белән кушып болгатып әзерләп куегыз. Кайнар чәй эчкәндә шикәр урынына ясаган кушылманы салып эчегез дә, төренеп ятыгыз. Болай эшләсәгез хәлегез күпкә җиңеләер.
Имбир һәм лимон кушылмасының шифасы күп:
-вирусларга һәм бактерияләргә каршы торырга ярдәм итә,
-кискен респиратор авырулар вакытында симптомнарны җиңеләйтә,
-ашказаны һәм эчәклек эшен стимуллаштыра
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев