Кофены дөрес эчәбезме?
Кофены төшке яки иртәнге аш ашаганда эчсәң, тимер кытлыгын көчәйтергә мөмкин
Кофены дөрес кулланмау организмда тимер дефицитына китерергә мөмкин, диләр.
Диетолог Роксана Баккер сүзләренчә, ул тән тиресе агару, хәлсезлек, йокы килү, тын кысылу һәм баш әйләнүдә чагыла, дип яза «Өмет».
Мондый халәт организмның эритроцитларны җитәрлек эшләп чыгармауга китерә.
Кофены төшке яки иртәнге аш ашаганда эчсәң, тимер кытлыгын көчәйтергә мөмкин.
«Бу микроэлементның дефицитын булдырмау өчен, кофены ашаганнан соң 30 минут яки күбрәк вакыт узгач эчәргә кирәк», — дип киңәш итә галимнәр. Шулай ук кофены ач карынга эчәргә дә ярамый. Әгәр бу эчемлекне ашаганчы бер сәгать алдан эчсәгез дә, тимер шулай ук начар үзләштерелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев