«Сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерергә кирәкми», ди районның баш табибы
Сәламәтлек

«Сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерергә кирәкми», ди районның баш табибы

Һәр эш бирүче хезмәткәргә диспансеризация узу өчен көннәр бирергә тиеш

Бүген Балтач район Советында узган атналык киңәшмәдә оешма-предприятиеләр җитәкчеләре алдында «Балтач үзәк район хастаханәсе»нең баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров чыгыш ясады. Ул хезмәткәрләрнең диспансеризация узу мөһимлегенә аерым игътибар бирде.

«Диспансеризация – бушлай медицина процедурасы, ул үз эченә ике төп этапны ала. Сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерергә кирәкми. Хастаханәгә килеп, кыска вакыт эчендә сез һәм Сезнең хезмәткәрләр сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат ала алачаксыз", - диде Рамил Рәфхәт улы үзенең докладында.

Һәр эш бирүче хезмәткәргә диспансеризация узу өчен көннәр бирергә тиеш. Моның өчен хезмәткәргә җитәкчелек белән конкрет көнне алдан килештерергә, гариза язарга, ә аннары тиешле боерык чыгарырга кирәк.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев