Татарстанда 14 нче тапкыр «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале старт ала
Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Твои шаги в медицину» профориентацион проекты старт ала
7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстан Республикасында 14 нче тапкыр «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Фестиваль профориентация характерында. Аның төп идеясе – булачак эш урынында ук һөнәрләр белән танышу. Укучылар медицина белгечлеге турында тулы белем алалар.
Шимбә көнне үк медицина өлкәсендә эшләргә теләүче укучылар өчен Татарстан Республикасының барлык үзәк район хастаханәләре, шулай ук Казанның алдынгы медицина һәм фармацевтика оешмалары үз ишекләрен ачачак. Һәр факультет эш бирүчеләр белән берлектә тиешле практик базаларда үз белгечлекләрен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Твои шаги в медицину» профориентацион проекты старт ала.
Проектта катнашу булачак абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина вузына максатчан квота чикләрендә урыннарга укырга кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев