Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Татарстан диабет белән авыручы балалар өчен глюкоза мониторингына 70 миллионга якын акча юнәлдерәчәк

Чаралар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла

2026 елда республика йөкле хатын-кызларның һәм беренче типтагы диабет белән авыручы балаларның кан шикәрен өзлексез контрольдә тоту системалары белән тәэмин итүне дәвам итәчәк. Тиешле килешү Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән төзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Финанс министрлыгында.

Диабет белән авыручы әниләргә ярдәм итүгә 19,7 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 14,4 млн сумы федераль казнадан, 5,3 млн сумы республика казнасыннан.

Акчаларның төп күләме – 69,7 млн сум – беренче типтагы диабет белән авыручы ике яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен мониторинг системаларын сатып алуга юнәлдереләчәк. Биредә федераль өлеш 50,9 млн, төбәк өлеше — 18,8 млн.

Чаралар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев