Республика территориясендә 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән.
(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан. Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 мең 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев