Туры йөрәккә...
Сәламәтлек

Туры йөрәккә...

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләячәк.

25 февральдә Instagram туры эфирында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.

Ни өчен табиблар бу категория гражданнарны хәтәр төркеменә кертә, үзегезнең һәм якыннарыгызның организмына COVID-19ның тискәре йогынтысыннан ничек котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Бу сорауларга җавапларны татарстанлылар COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында ишетә алачак. Онлайн трансляция 11: 30 сәгатьтә башлана.

Эфирның темасы - "Туры йөрәккә. Кардиолог COVID-19ның йөрәк-кан тамырлары системасына йогынтысы турында сөйләячәк . Әңгәмәнең модераторы - ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Эфир COVID-19 таралуны кисәтү буенча ТР оператив штабының @stopcovid19.tatarstan һәм ТР cәламәтлек саклау министрлыгының @minzdravrt аккаунтларында узачак.

Трансляциягә сылтамалар:

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


кардиолог ковид-19 Зөлфия Ким

Нет комментариев