Аяз Хәйретдинов Батыр калды
Афәрин, күзләр генә тимәсен!
Район Сабан туенда балалар көрәшендә Аяз Хәйретдинов үз авырлыгында 1нче урынны алды һәм яшүсмерләр арасында Абсолют батыр булып калды.
Тырыш, өметле батыр егетебезне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!
Афәрин, Аяз, уңыш арты уңыш китерәсең, күзләр генә тимәсен! Шунысын да әйтергә кирәк, Аязның быел беренче Җиңүе Пыжмара авылы Сабантуенда булды.
Уеннар да күп булды Сабантуйда! Халкыбыз һәр уенны көтеп ала, яратып катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев