Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алмаз туган авылына «кайтты» яки көрәш ярышы ниләр белән истә калды? (+фото)

Әле шушы көннәрдә генә Салавыч авылында өч район ярышы булып узды.

Кайберәүләр үз авылында авыл беренчелеген уздырырга  кыенсынып йөргәндә, бу җирлектә инде без район хәтле район ярышларын уздыруны бар дип тә күрмибез. “Күмәк көч таулар күчерә” дигәндәй, җитәкчеләре дә бик җайлы кешеләр. Нинди эшләр белән йөрүебезне күз карашыннан ук аңлашабыз. Кыскасы , татар халкының горурлыгы булган татар көрәшен үз итүче  Айнур Нотфуллин, Рәсим Латыйпов кебек җитәкчеләр эшли биредә. Әле менә елыбызны шушы авылда туып-үскән, алып батырыбыз РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына татарча көрәш ярышлары уздырып тәмамласак, яңа елга аяк басуга, Фоат Йосыпов истәлегенә шахмат ярышлары/безнең көрәшчеләребез шахмат ярышларын да аеруча үз итәләр.Н.С./ менә дигән итеп узып китте. Инде менә чираттагысына, шушы авылда туып-үсеп, район газ хуҗалыгын җитәкләгән Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә  багышланган, 2009 елда туган балалар арасында узучы ярышларга җыйналдык.

Кызганыч, бик яшьләй вакытсыз китеп барды арабыздан Алмаз.  Урыны оҗмахта булсын!  Салавыч авылы тарихы битләренә шушы көннән башлап , тагын матур истәлекле  хатирәләр өстәлеп барачак. Ярышларыбыз дәвамлы гына була күрсен. Хәер, зур тарихлы инде безнең бу ярышларыбыз. 2005 елдан башланган ярышларыбыз Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” призларына дип башланып, аннан “Юлдаш” ширкәте призларына әйләнеп, иганәчебез вафат булгач,аның истәлегенә дип дәвам итә. Аннан безнең бу тәүге ярышыбыз тагын шунысы белән истә калачак, быел ул капиталь төзекләндерүдән соң гына ишекләрен ачкан, заманча җиһазландырылган “Салавыч” спорткомплексында узды. Әле тагын шунысы бар, аны мәрхүмнең улы җитәкләгән оешма башкарды.

Ярышларга хәзерлекне тикшергән бер мәлдә, Искәндәр Алмазович  белән монда башкарылган эшләргә янә бер сокланырга туры килде. Ныклап шөгыльлән дә, рәхәтләнеп көрәш кенә. Бар мөмкинлекләр тудырылган, биредә. Тикмәгә генә сокланмаган икән, Чуваш республикаксыннан килгән көрәшчеләребез дә.

Инде, көрәшебезгә килсәк... Ай, тырышып көрәштеләр егетләр. Ачылыш тантанасында район башлыгыбыз Рамил Нотфуллинның  “Алда торган “Сабантуй” журналы призларына узучы республика ярышларында сынатмассыз  дип, мин сезгә олы ышанычларымны белдерәм” дигән сүзләре аларны тагын да рухландырып, канатландырып җибәрде.

Елый-елый көрәштеләр яшьләребез.Кайберләрендә җиңүгә омтылыш шулкадәр көчле булды, җиңелүләрен дә күз яшьләреннән башка уздырып җибәрә алмадылар. Чын ихластан көрәшәләр шул әле алар. Әле үземә дә протокол язудан бушап торган арада хәйран гына көрәшне күзәтеп утырырга туры килде. Хәтта, түзмичә, 36 килограммда бил алышучы Смәел авылыннан Рүзәл Галимуллинның  янына  барып ,тынычландырып та килдем. Мин генә түгел,аның көрәшен РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмов та күзәтеп утырган икән,  аның өчен дип үзенең акчалата  бүләген  дә әзерләгән булып чыкты. Хәер, көрәш барышында махсус бүләкләр хәйран җыелды. Район башлыгыбызның, федерация рәисебезнең, җанатарабыз Фагыйль Шәфигуллинның, мәрхүмнең уллары Илназ, Искәндәрләрнең бүләкләрен алган егетләрнең ничек сөенгәннәрен күрсәгез сез...

Инде республика ярышында гына сынатмасыннар. Ярышта катнашкан бар халыкны ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлаган ашханә апаларына,  “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчелегенә, 1-4 урыннарны яулаган көрәшчеләребезне акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр белән сөендергән Нотфуллиннар гаиләсенә чын күңелебездән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ярышларыбызның күчмә Кубогы янә Бөрбашка кайтып китте. “Алып килмәгән булсак та яраган булыр иде әле, барыбер үзебездә калды”-дип сөенде, остазлары Илшат Корбанов.

Смәеллеләр янә икенче урынны саклап калдылар. Өченче баскычка бу юлы балтачлыларны аска калдырып, нормалылар күтәрелде.

Менә алар, 92 көрәшче арасында бүләккә лаек булган көрәшчеләребез-36 килограммга кадәр-Ильяс Галиев/Яңгул/, Ильяс Нәбиев/Смәел/,Ибраһим Аймасов/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/.40 кг.- Солтан Хакназаров/Яңгул/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Йосыф Ризванов/гимназия/, Әнвәр Сабиров/Балтач/.45 кг.-Әхәт Әскәров/Арбор/, Тимур Конкин/Чепья/, Миндияр Дәминов/Шубан/, Данияр Маннапов/.50 кг.-Җәлил Сәйфетдинов/Бөрбаш/, Ильяс Фәхретдинов, Данис Гайсин/икесе дә Пыжмарадан/,Фидан Гарифуллин/Түнтәр/.55 кг.-Сәйдәш Мостафин/Арбор/,Раяз Нәбиев/Балтач/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Нәргиз Нәҗипов/ Салавыч/.60 кг.-Рәсим Вәлиев/Нөнәгәр/, Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/, Рүзәл  Нурисламов/Бөрбаш/. 65 кг.-Раяз Хәбибуллин/Норма/, Ильяс Гыйлҗмуллин/Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов/ Арбор/.70 кг.-Самат Гарифуллин/Норма/, Азамат Фатыйхов/Түнтәр/, Ризанур Низамиев/Чепья/.75 кг.- Рамил Фәйзрахманов/Куныр/, Исмәгыйль Әминов/Норма/, Илназ Гарифуллин/Смәел/.

Инде киләсе көрәшебез Шеңшеңәр авылында “Батыр” спорткомплексында. Биредә “Маяк” җәмгыяте призына 2007 елда туганнар очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!

    Теги: көрәш