Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алып батыр призына

Районыбызның данлыклы алып батыры Рафис Насыйбуллин ел саен туган авылы Салавычта үз призына татарча көрәш ярышлары уздырып, балалар күңелен сөендереп килә.

Дуслары да, авылдашлары да онытмый аны бу көнне. «Татарстан» җәмгыяте рәисе А.Нотфуллин ашату, ике үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне бүләкләүне үз өстенә алган булса, Салавыч лицее җитәкчелеге көрәшчеләрне үлчәнгәннән соң ашатуны тәэмин итте. Район башлыгы Р.Нотфуллин, Балтачтан шәхси эшмәкәрләр С.Вәлиев, Ф.Шәриповлар да матди ярдәм күрсәттеләр. Зур рәхмәт аларның барысына да.
Бу көн салавычлылар өчен дә зур бәйрәмгә әверелә. Олысы-кечесе, бигрәк тә көрәш ярышларын үз итүчеләр авылның спорт комплексына җыйнала.
1996-1998нче елгы яшьләребез арасында узучы быелгы ярышларны Урта Көшкәт һәм Яңгул авыллары янындагы күперне ачу тантанасына килгән «Татарстан - Яңа гасыр» дәүләт телерадиокомпаниясе журналистлары спортзалга да кереп, төшереп киттеләр.
Көрәш бик матур узды. Күпләр алган бүләкләренә сөенде. Ә менә даими рәвештә район ярышларында алдынгы урыннарны яулаучы Ор авылы егете, бүген Казан медицина көллиятендә белем алучы егетебез Радик Габдуллинга, аягын авырттырып, өченче әйләнештән төшеп калырга туры килде. Ко-мандашы Марсель Ганиевка бу юлы кулын авырттыру сәбәпле, бәхет елмаймады. Тренерлары Альберт Алимасовичның белем күтәрүдә булуы үзен әнә шулай сиздерде. Шулай да хафаланырга урын юк, өч егете призлы урыннарга керде. Нормадан 40 килограммда бил алышкан Раиф Гыйматдиновка бу ярышларда бәхет көтмәгәндә елмайды. Ул безнең ярышларыбызның фанаты булган Фагыйль Шәфигуллинның акчалата бүләген алды.
Ә Яңгулдан Айрат Хәйруллинның Россия чемпионы Рәдис Сәмигуллинны чистага салуы ярышларның бер сенсациясе булды. Җиңүчеләребезне атап узарга вакыт җитте кебек. Менә алар: Руфил Хәбибуллин (Яңгул, 40 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 45 кг.), Илнар Саттаров (Куныр, 50 кг.), Булат Һадиев (Арбор, 55 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 60 кг.), Илнар Муллахмәтов (Яңгул, 65 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 70 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, авыр үлчәүдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250