Балтач җитәкчелеге Казанда райондаш студентлар белән очрашты
Очрашу вакытындаикенче югары белем алу һәм максатчан уку программалары турында фикер алыштылар
Шушы көннәрдә район җитәкчелеге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Балтач студентлары белән очрашты. Очрашуның максаты — яшьләрне районда төзелеп килүче спорт объектларына хезмәткә чакыру һәм тәкъдимнәр җиткерү иде.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында безнең районнан 36 студент укый. Соңгы вакытта мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшләү һәм туризм сервис юнәлешләре буенча укучылар саны арткан.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы студентлар советы җитәкчесе Чулпан Корбанова университетта студентлар белән очрашып, икенче югары белем алу һәм максатчан уку программалары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев