Ярышлар ике яшь төркемендә: 8-12 һәм 12-16 яшьлекләр арасында узды
Казан шәһәрендә «Халыкара балаларны яклау көненә» багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча традицион ярышлар узды.
Ике көн дәвам иткән ярышларда Балтач автомәктәбе командасы да катнашты.
Ярышлар ике яшь төркемендә: 8-12 һәм 12-16 яшьлекләр арасында узды. Балтач командасы составында чыгыш ясаган Данияр Гарифуллин, Фирдус Низамиев, Алмир Сәйфелганиев, Зилә Зарипова, Раил Вәлиев, Аяз Закиров, Артур Лапшин югары күрсәткечләргә ия булдылар. Котлыйбыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев