Балтач шахматчылары кабат җиңү яулый
Спорт

Балтач шахматчылары кабат җиңү яулый

Барлыгы 25 ир-егетләр һәм 16 хатын кызлар командасы катнашты. Шахматчыларыбызны котлыйбыз!

21-23нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә классик шахмат буенча командалар арасында Татарстан беренчелеге үтте.

Әлеге ярышта безнең районның хатын-кызлар командасы Корбанова Зифа (Бөрбаш мәктәбе),Мәрданова Раида (Норма урта мәктәбе) һәм остазлары - Гарифуллина Ландыш катнашында 35000гә кадәр халык яши торган районнар арасында 3нче призлы урынны яуладылар. 

Шушы ук төрдә ир-егетләр командасы Сәләхов Ленар, Камалов Рөстәм, Камалов Сәйдәш (Балтач гимназиясе ), Абдрахманов Әмир (Балтач гимназиясе), Әхмәтов Артур катнашында  4нче урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелеккә килгәндә  Абдрахманов Әмир 2нче тактада 3 нче призлы урынны яулады.

Барлыгы 25 ир-егетләр һәм 16 хатын кызлар командасы катнашты. Шахматчыларыбызны котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев