Балтач хоккейчылары җиңү яулый
Спорт

Балтач хоккейчылары җиңү яулый

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

27-28 нче гыйнвар  көннәрендә Кайбыч районында 2013-2014 нче елгы яшүсмерләр арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. 

Ярышларда Балтач, Кайбыч, Аксубай, Чүпрәле, Яңа чишмә районнары командалары катнашты.

 Балтач районы командасы 2 нче урынны яулады. Тренерлары Садыйков Рамил Мөнир улы, Нурсаетов Фидәил Фәйзелгаян улы, Галимҗанов Рәмис Фәргәт улы. Жиңүчеләрне котлыйбыз!


Нет комментариев