Бу атнада да ял көннәре спорт чараларына бай булачак.
14 март көнне 9.00 сәгатьтә Бөрбаш мәдәният йортында Фидәил Шакиров истәлегенә 2004нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узачак.
14 март көнне 10.00 сәгатьтә "Дулкын" бассейнында Юныс Закиров истәлегенә балалар арасында йөзү ярышы була.
15 март көнне 9.00 сәгатьтә "Балтач" спортзалында "Балтасиада" Спаткакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол ярышы узачак.
15 март көнне 11.00 сәгатьтә СМУ спорт мәйданчыгында "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Наүрүз" бәйрәме уздыра.
Нет комментариев