Балтачта ГТО нормативлары тапшырдылар (фото)
Спорт

Балтачта ГТО нормативлары тапшырдылар (фото)

Балтачта ГТО нормативлары тапшыру дәвам итә.

«Сабантуй» ял паркында Балтач үзәкләштерелгән авыл клубы системасы хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды.

Авыл клубларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре йөгерү, күтәрелү, граната ату, гер күтәрү, озынлыкка сикерү, электрон мылтыктан ату кебек дисциплиналарда көчләрен сынадылар.
 


Нет комментариев