Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяда зур сөйләшүле ярыш булды (фото)

Күптәннән шушылай ачыктан-ачык сөйләшеп утырган булмаган икән инде безнең...

Моңа билгеле, район башкарма комитет җитәкчесе , Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновның, район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәриповның иркенләп килеп,көрәш караулары сәбәпче булды.. Шушындый зур сөйләшүдән соң, җаннар тынычланып, башларыбыз бераз начар уйлардан бушанып таралыштык өйләребезгә. Ничек кенә тырышып, һәр ярышыбызны үз югарылыгында уздырып җибәрсәк тә , әле кимчелекләребез дә юк түгел икән бит. Медальнең безгә күренми торган арт ягы булган кебек, безнең дә әле эшләп җиткермәгән эшләребез дә бар икән. Заманында үзенең менә дигән көрәшчеләре белән дан тоткан Куныр, Субаш, Сосна төбәкләрендә татар көрәшенең югала баруыбезнең күңелләребездә зур борчу уята башлады. Соңгы вакытта Кече Лызи мәктәбеннән чын-чынлап өметле көрәшүче удмурт малайлары чыга башлаган иде. Тренерлары Рамил Зәйнетдинов китүгә бу егетләребез дә әллә кая юкка чыктылар. Аннан соң, балаларыбызны үлчәнгәннән соң җиңелчә генә ашатып алу мәсьәләсе дә арткы планга китә башлады. Югыйсә бит, аларның күбесенең  ярышларыбызга купмедер вакыт ашаудан тыелып  торып, үлчәү авырлыкларын көйләп бетергәнең барыбыз да белеп тора. Аннан җыелма командабызның соңгы Татарстан Чемпионатында 6 урын алуын да бик авыр кичерү кирәкмәс. Гомер буена читтән бер көрәшче дә алмыйча, бары тик үз егетләребезнең  көче белән генә андый урын алуны үзен бер батырлыкка тиңләргә кирәктер.

Ә инде Чепья мәктәбе базасында 2007 елда туган балалар арасында “Труд” җәмгыяте призларына  узган ярышларыбызга килсәк, бик көчле узды  ярышларыбыз. Бил алышырга районыбызның 15 төбәгеннән 98 көрәшче килгән иде. Иң куандырганы, травмалар булмады. Көрәшчеләребезгә үз араларында иң яхшы көрәшчеләрне ачыклау өчен 2 җиңелүгә кадәр көрәшеп, бик нык тир чыгарырга туры килде. Ярышларыбыз 2 келәмдә баруга карамастан , караңгы кичкә кадәр дәвам итте.

Инде җиңүчеләребез белән танышып китик. 29 килограммга кадәр- Галимов Азат/Арбор/, Леонтьев Хәлил/Чепья/, Тимур Хәбибрахманов/Яңгул/, Давлетшин Камил/Балтач/. 32 кг.да- Аймасов Ибраһим/Бөрбаш/, Галиев Ислам/Яңгул/, Бикбов Ирек/Чепья/, Фәләхетдинов Гадел/Яңгул/. 35 кг.да-Галиев Ильяс/Яңгул/, Галимуллин Рүзәл/Смәел/, Гадел Хөсәенов, Галимуллин Билал/икесе дә Бөрбаштан/. 37 кг.да- Шәйхиев Рүзәл/Арбор/, Сабиров Әнвәр/Балтач/, Хәсәнов Фәнис/Карадуган/, Ризванов Йосыф/Балтач/.40 җкг.да- Гарифуллин Илназ/Нөнәгәр/, Морадыймов Әдел/Бөрбаш/, Животников Стас/Чепья/, Фатхрахманов Эмиль/Карадуган/. 45 кг.да- Гарифуллин Кәрим/Норма/, Гомәров Фариз/Нөнәгәр/,Әскәров Әхәт/Арбор/, Рәхимов Айнур/Чепья/. 50 кг.да- Йосыпов Ислам/Чепья/, Мөхәммәдиев Фәһим/Смәел/, Газизуллин Әнис/Балтач/, Раннур Әскәров/Балтач/. 55 кг.да- Камалов Алмаз/Нөнәгәр/,Коченкин Сәид/Яңгул/, Вәлиев Рөстәм/Нөнәгәр/, Гыйбадуллин Мөхәммәт/Бөрбаш/. 60 кг.да- Гарипов Кәрим/Арбор/, Шаһиәхмәтов/Смәел/, Йосыпов Аяз/Пыжмара/, Сәмигуллин Әмир/Карадуган/. 65 кг.да- Апанов Айзат/Салавыч/, Хадиев Кәрим/Балтач/,Низаметдинов Айназ/Салавыч/, Идиятуллин Инсаф/Норма/. 70 кг.да- Хәйретдинов Аяз/Балтач/, Емелин Данил, Миннегалиев Әмир/икесе дә Смәелдән/, Гарифуллин Фидан/Норма/. Югары үлчәүдә- Гарифуллин Бәхтияр/Бөрбаш/, Галимуллин Сөләйман/Балтач/, Гыйльметдинов Азат/Смәел/, Галиев Раушан/Шеңшеңәр/.

                Рәхмәт, иганәчеләрезгә! Аеруча олы рәхмәтебезне җәмгыять җитәкчелегенә, мәктәп коллективына, аерым көрәшчеләрне сөендергән бертуган Рушан-Рөстәм Зариповларга, Нургаян Йосыповка.          

        Ярышлар тәмам, ләкин алар дәвам итә. 17 ноябрьдә Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына 2005 елда туган яшьләр арасында иң яхшы көрәшчеләрне, командаларны ачыклаячакбыз. Бик кискен көрәш булачак, якын-тирә район көрәшчеләре дә киләчәк. Карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев