Гимназия укучылары баскетбол буенча регионара ярышларда икенче урынны яуладылар.
Спорт

Гимназия укучылары баскетбол буенча регионара ярышларда икенче урынны яуладылар.

4нче номерлы Кукмара урта мәктәбенең беренче директоры Рафаэль Мостафин призына ел саен Кукмарада баскетбол буенча регионара ярышлар була.

Быелгы ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 1997-1998 елгы укучылар арасында узды. Биредә Арча, Буа, Алексеевск, Кукмара, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы командалары белән тренер Марат Хәлимов кул астында шөгыльләнүче гимназия укучылары да көч сынашты һәм икенче призлы урынны яулап кайтты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев