Гыйләҗевлар изге айда изге гамәл кылды
Ярышның киләчәге өметле, дәвамлы булсын!
Инде дүртенче ел рәттән Балтач урта мәктәбендә Миләүшә һәм Айрат Гыйләҗевлар призына чаңгы ярышы үткәрү традициягә керде.
«Изге айда изге гамәл кылган, укучыларның күңелен күргән Айрат Илсур улы һәм Миләүшә Равил кызына чиксез рәхмәт хисләрен белдерәбез! Спорт сөюче әлеге гаиләгә саулык-сәламәтлек, мул тормыш, кызларының бәхетләренә сөенеп яшәүләрен теләп калабыз», дип хәбәр итәләр мәктәп дирекциясеннән.
Гыйләҗевларның үз кызлары да чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнәләр. Ярышта да беренчелекне бирмәде алар.
Җиңүчеләргә Миләүшә һәм Айрат Гыйләҗевлар гаиләсеннән мактау кәгазьләре, медальләр һәм акчалата бүләкләр дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев