Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда Әсхәт белән Раил истәлегенә ярыш уздырганнар (фото)

Ярышта иң өлкән уенчы булып Җәвит абый Мәҗитов танылган.

Яңгулда авыл яшьләре тәкъдиме белән ел да узучы өстәл теннисы ярышын СВОда һәлак булган авылдашлары Гыйззәтуллин Әсхәт, Фазылҗанов Раил истәлегенә уздырырга уйлаганнар. 

Уенчылар арасында көрәш бик кызу барган, егетләрнең уеннарда сынатасы килмәгән, әмма һәр уенның җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була. 

Шәхси беренчелектә: 1 урын — Эмиль Нәбиев, 2 урын — Рүзәл Газыймҗанов, 3 урын — Алмаз Сабирҗанов.

Урамннар арасында: 1 урын — Тау асты, 2 урын — Таулы, 3 урын — Югары оч командылары билгеләнде. 


Уенда батыр егетләрнең әти-әниләре дә катнашкан. Алар улларын искә алып, егетләр истәлегенә уен оештырып, анда актив катнашкан егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырганнар.


Ярышта иң өлкән уенчы булып Җәвит абый Мәҗитов танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво