Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Көрәшче-батырларыбыз арабызга кайтты

Безнең районның көрәш тарихында әледән-әле ниндидер бер үзгәреш була да тора

Безнең районның көрәш тарихында әледән-әле ниндидер бер үзгәреш була да тора. 30 елдан артык тарихы булган Тимирязев исемендәге хуҗалык призларына узучы ярышларга да зур яңалыклар кереп куйды. Беренчедән, ярышларыбыз Нормадан янә Балтачка кайтса, икенчедән, ярышларыбыз моннан соң, шушы җирлектә туып-үсеп, Нормабаш һәм Кили авылларыннан махсус хәрби операциягә китеп, һәлак булган көрәшче-батырларыбыз Илдар Зарипов һәм Раниф Гарифуллин истәлегенә дип узачак. Димәк, батырларыбыз исемен мәңгеләштерүдә зур адым ясалды. Бу уңайдан, спорт остабыз Илдарның бертуган энесе Илдусның зур тырышлыгын искә алмый мөмкин түгел. Үзе дә әле көрәшчеләр сафында булган Илдус тырышлыгы белән бу төбәктән 2 команда чыгыш ясады. Аның беренчесе хуҗалык данын якласа, икенчесе Нормабаш авылы данын яклады. Уңышлары да күз алдында... Рәхмәт аңа. Өй саен үзе йөреп, «йокыга» китеп барган көрәшчеләрне дә, районыбыз киләчәге булган яшьләребезне дә уятып җибәреп, барысын да келәмгә бастырды. 

Инде ярышыбызга килсәк, безнең халык ел саен көтеп ала бу бәйгене. Чөнки, инде тарихта гына калган Бөек октябрь бәйрәмен күңелләребездә яңартучы бердәнбер ярыш булып кала бирә ул. Рәхмәт, Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Сәйдәш улына да. Әтисе белән башлап җибәргән ярышларыбызны сүндермичә алып барганы өчен. Быелгы ярышларыбызга узган елгыдан күбрәк көрәшче килүе дә күңелләребезгә җылылык кертте. 17 төбәктән җыелган 78 көрәшче кызып-кызып бил алыштылар. Финалга кадәр килеп җиткән Сос-надан Данис Зариповның җитди җәрәхәт алуы гына борчуга салды. Тиз арада сәламәтләнеп, арабызга кире кайтырга язсын иде аңа. 

Тарихи бәйгебезнең җиңүчеләре белән дә танышып узыйк. 60 кг. га кадәр: Нияз Әскәров /Чепья/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/. 65 кг. да: Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Кәрим Гарипов /Чепья/, Рафил Вафин /Нормабаш/. 70 кг. да: Айзат Апанов /Салавыч/, Аяз Йосыпов /Чепья/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/. 75 кг. да: Рәнис Зарипов /Чепья/, Ранил Ганиев /Норма/, Рафис Вафин /Нормабаш/. 85 кг. да: Булат Галиев /Чепья/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Илдар Абдуллин /Норма/. 100 кг. да: Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, Адель Фазылҗанов /Норма/, Илнар Фазылҗанов /Чепья/. Авыр үлчәүдә: Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/, Булат Вафин /Чутай/, Дилүс Сабиров /Карадуган/. Җиңүчеләребезне барлаганда күңел шуңа сөенде, яшәреп бара көрәшебез. Димәк, әле киләчәгебез өметле. Команда беренчелегенә ел да бирелә торган тәкә бу юлы да Чепьяга китте. Калган урыннарны Норма, Смәел, Нормабаш, Чутай командалары бүлеште.

Нурзада Сәмигуллин,
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев