Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Морозов җыелма команданың идеаль капитаны булды, дип саный Третьяк

Агымдагы елның декабрендә Сочида "Беренче канал" Кубогында илкүләм җыелма команданың һәм "Ак Барс"ның күп еллар капитаны булган Алексей Морозовны зур хоккейдан озату чарасы була.

Бу хакта Россия җыелма командасы һәм Россиянең хоккей федерациясе матбугат хезмәтенә команданың генераль менеджеры Андрей Сафронов хәбәр итте.
"Беренче җыелма җитәкчелеге, генераль менеджер һәм спорт директоры Олег Куприянов Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк белән консультациядән соң, Алексей Морозовны тантаналы озату турында карар кылды, - дип сөйләде ул. - Алексей капитан ролендә ике тапкыр илнең төп командасын дөнья чемпионатында җиңүләргә китерде. Моннан тыш, Ванкуверда олимпиадада безнең державаның байрак йөртүчесе булды. Без тарихыбызны хөрмәтлибез, шуңа күрә "Беренче канал-2014" Кубогында җыелма команданың беренче матчы алдыннан аның күпьеллык лидерын хөрмәтләячәкбез".
"Беренче җыелма инициативасы Россия хоккей федерациясе тарафыннан тулысынча хупланды, - дип сөйләде федерация президенты Владисав Третьяк. - Алексей Морозов җыелманың идеаль капитаны, символы иде. Илнең төп командасының гасырлар борылышында берникадәр кризистан соң торгызылуы, безнең җыелманың Квебекта һәм Бернда алтын дубле, башлыча, аның исеме белән күзаллана. Үзебезгә килгәндә, озатуларның иң югары дәрәҗәдә узуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип вәгъдәләде Россия хоккей федерациясе президенты Третьяк.
Чыганак: Татар-информ.ру
Фото: http://sport.kazanfirst.ru/online/23442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250