Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Норма мәктәбендә тренер Ландыш Гарифуллина призына шахмат ярышы узды

Һәр катнашучы - бүләкләр, ә җиңүчеләр диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтып киттеләр

Шахмат - иң борынгы уеннарның берсе. Күп кешеләр аны гади бер уен дип кенә саный. Тик шахмат - гадәти уен гына түгел, ул - кешенең фикерләү сәләтен үстерүче спорт төре. Шахмат кеше тормышында дә бик зур роль уйный. Бу спорт төрен үзләштерүчеләр үзләренең һәрбер эшен алдан уйлыйлар, сабыр һәм игътибарлы булалар. Шулай ук аларда җаваплылык арта, чөнки тактадагы фигуралар өчен син генә җаваплы. Шахмат үз хаталарыңны күрергә һәм шулардан сабак алырга өйрәтә.

Безнең районда да шахмат әһәмиятле урынга ия. Аның башында районыбыз тренеры Гарифуллина Ландыш Василовна тора. Ул үзе, күп кенә республика, бөтенрәсәй ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган. Күп еллар дәвамында үз осталыгын балаларга да өйрәтә. Аның укучысы булу бәхете миңа һәм минем сеңлемә тәтеде. Күп тренировкалардан соң, үзебез дә ярышларда урыннар яулый башладык. Сеңлем Раида хәтта Удмурт республикасында Рәсәй чемпионкасы исеменә иреште.

Күптән түгел безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлары арасында тренерыбыз Ландыш Василовна призына шахмат ярышы узды. Ярышта барлыгы 32 укучы көч сынашты. Турнир Ландыш Василовнаның җылы сүзләре, укучыларның бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Ачу тантанасы тәмамлангач, судья кагыйдәләр белән таныштырды.

Ярыш 5 турдан торды. Нәни шахматчылар уенда бик тырышып көрәштеләр. Уеннар беткәч, 1-2, 3-4 сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар арасында ярышларга нәтиҗә ясалды.

1-2 сыйныфта укучы кызлар арасында беренче урын - Галиева Нәфисә, икенче урын - Ризванова Иделия, өченче урын - Хәбибрахманова Мәрьям, дүртенче урын - Парфени Алина. Малайлар арасында беренче урын - Газизов Йосыф, икенче урын - Закиров Бәхтияр, өченче урын - Шайхутдинов Әнвәр, дүртенче урын - Нәбиев Риан.

3-4 сыйныфта укучы балалар арасында аеруча көчле көрәш барды, берничәсе бик әздән генә урыннан калдылар. Кызлардан Мәрданова Раида - беренче урын, Гатауллина Динә - икенче урын, Гатауллина Сылу - өченче урын, Гатиятуллина Зифа - дүртенче урын. Малайлардан беренче урын яулады Ганиев Раян, икенче урын - Габдрахманов Дилүс, өченче урын - Хәбибуллин Ислам, дүртенче урын - Закиров Камил.

Ахырдан һәр катнашучы - бүләкләр, ә җиңүчеләр диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтып киттеләр. Балаларның күңелен күреп, ярыш оештырган Ландыш Василовнага бик зур рәхмәт! Алга таба да бихисап уңышларыгыз булсын. Киләчәктә дә шундый мавыктыргыч ярышлар үткәрерсез, дип ышанып калабыз.

Раил Мәрданов,

Норма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев