Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нәтиҗә ясалды

Балтач район китапханәсенең уку залында район шахмат федерациясе үткән сезонына йомгак ясады.

Түгәрәк өстәл артына районыбызда шахматны үстерү өчен җан атып йөрүчеләр җыйналган иде. «Балтач Агрохимсервисы» җәмгыяте директоры Н.Гыйләҗев, шахмат федерациясе рәисе Р.Кәримов, район спорт бүлеге мөдире Р.Заһидуллин, танылган шахматчылар К.Мөхәрләмов, Г.Фәйзрахманов, Н.Хөснетдинов, Л.Гарифуллина... Яуланган җиңүләр белән бераз «мактанышып» алганнан соң, алда туган кайбер җитешсезлекләргә дә тукталмыйча булдыра алмадылар. Ярышларның төп иганәчесе Наил Гыйләҗев быел тәүге мәртәбә федерация Кубогына оештырылган ярышларда шахматчыларның аз булуын ассызыклап узды, район үзәгендә шахмат өчен бер бүлмә булдыру зарурлыгы турында белдерде. Киләчәктә дә ярдәменнән ташламаска ышандырды. Районыбызда 2000нче елдан алып бүгенгәчә федерацияне җитәкләгән Равил Кәримовка ул «2000-2012 елларда районда шахматны үстерүдәге казанышлары өчен федерация рәисенә рәхмәтле балтачлылардан» медален тапшырды. Алай гына да түгел, Кубок өчен көрәштә һәм республика ярышларында призлы урыннарны яулаган шахматчыларга дәрәҗәле медальләр, акчалата бүләкләр таратты. Район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин, иң олы яшьтәге шахматчыбыз Г.Фәйзрахмановка олы хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты, иң яшь шахматчы С.Габдрахмановка диплом тапшырды. Түгәрәк өстәл тәмамлануга, һәммәсе дә янәдән шахмат тактасы артына утырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250