Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Онытмыйбыз сине, Габделфәрт... (фото)

Гомеренең иң матур , чәчәк аткан вакытында Габделфәрт Рәфыйков фаҗигале үлем белән арабыздан китте.

Үзенең тыйнаклыгы, матур көрәше белән күпләрне сокландырып килгән, халык арасында дан-шөҺрәт казанып өлгергән алып көрәшчебез, башкалар кебек дәрәҗәле исемнәр дә алырга өлгермәде. Әмма бүгенге көндә районыбызда гына түгел, бөтен республикабызда билгеле булган көрәшчеләр династиясе булган бертуган Рәфыйковларны шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен нигез салып калдырган  олы абыйлары булып калды. Рәхмәт, онытмыйлар аны  авылдашлары, энекәшләре -Илһам һәм Илдар. Тормышның нинди генә авырлыкларын кичерүгә карамастан, без бу ярышыбызны сүндермәдек, киресенчә, елдан-ел үстерә генә бардык.

Быелгы ярышыбыз да барлык йолаларга туры китереп, бар хаклыкның күңеле булып китәрлек итеп оештыра алдык. Шуңа да бу бәйгене оештыруга көче кергән барлык иптәшләргә, аеруча “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчелегенә, Яңгул авыл җирлегенә, мәктәп коллективына, спорт оешмасы вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бик матур, тыныч шартларда узды ярыш. Районыбызның 13 мәктәбеннән җыйналган, 2011 елда һәм аннан соңгы елларда туган  61 яшь көрәшче  рәхәтләнеп бил алыштылар һәм үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Менә ул - безнең яшь батырларыбыз:

25 кг.кадәр- Муса Фәйзрахманов, Сәлим Шакиров/Икесе дә Арбордан/, Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Даут Аймасов/Бөрбаш/. 27 кг.да-Тимур Хәбибрахманов, Камил Гыйләҗев/икесе дә Яңгулдан/, Артем Копеев, Зәмир Маннапов/иексе дә Балтачтан/.29 кг.да-Азат Галимов/Арбор/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Камил Дәүләтшин/Балтач/. 32 кг.да- Гадел Хөсәенов/Яңгул/, Рүзәл Камалов, Гадел Фәләхетдинов/икесе дә Бөрбаштан/, Нурсан Сәйфелганиев/Салавыч/.35 кг.да-Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ислам Галиев/Балтач/, Ирек Бикбов/Чепья/, Рамзан Сәйфетдинов/Бөрбаш/. 40 кг.да- Ильяс Галиев/Яңгул/, Әнвәр САбиров/Балтач/, Ибраһим Аймасов/Бөрбаш/, Ильяс Нәбиев/Смәел/.45 кг.да-Зөфәр  Галиев/Балтач/, Риннур Григорьев, Павел Маринин/икесе дә Чепьядан/, Руслан Пыхтин/Малмыж/.50 кг.да- Раил Шәрипов/Түнтәр/, Булат Низамов/Смәел/, Идрис Миннебаев/Карадуган/. 55 кг.да-/Гадел Галимбеков/Бөрбаш/, Әлфис Закиров/Пыжмара/. Югары үлчәүдә- Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рәсүл Гыймадиев, Ильяс Гыйльмуллин/икесе дә Бөрбаштан/.

            Инде чираттагы бәйгебез Чутайда узачак. Биредә  өлкәннәребез “Диварга-дивар” системасында узачак ярышларда “Кызыл юл” җәмгыяте Кубогына бил алышачаклар. Очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш

2
X