Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Популярлашабыз

Декабрь азагында булып узган бокс ярышы әлеге спорт төренең көннән-көн популярлашуына тагын бер кат дәлил булды.

«Мехчы» фабрикасының 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән бокс ярышында 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 115 бала катнашты. Ярышлар үтә дә җанлылык, оешканлык белән үтте. Бокс секциясенә йөреп чыныгу алган яшь спортчыларга көчләрен сынар өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Ун үлчәү авырлыгында үткән ярышларны тренер Фаил Фәсыйхов хөкем итте. «Җиңүдәге ихтыяр көче өчен» номинациясендә Булат Әхмәдуллинга тиңнәр булмады. «Иң яхшы техника» күрсәтүче булып Рамазан Хаҗиев танылды. «Иң яшь катнашучы» Адель Мөхәммәтгалиевка исә нибары алты яшь кенә. Үзе кечкенә, эче төш кенә дияргә кала яшь боксчыга карап.
Ярышлар район күләмендә үткәрелсә дә, призлы урыннарга чыгучылар арасында күрше Арча районының Хәсәншәех авылыннан да егетләр бар иде. Баксаң, әлеге егетләр ел дәвамында «Балтач» спорт сараенда бокс секциясендә шөгыльләнәләр икән. Димәк, үзебезнекеләр. Менә бит шөгыльләнер өчен ничә чакрым юл үтәләр. Ә бистәбез яшьләре янәшәдәге спорт сараена да килергә иренә.
Тренер Фаил Фәсыйхов та яшьләрнең спортка тартылмавына борчыла. - Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә эшләүче бокс секциясенә һәркем рәхим итә ала. Балалар биредә бокс классикасына гына өйрәнеп калмый, үзендә ихтыяр көче дә тәрбияли. Ә монысы тормыш өчен иң кирәклесе, - ди ул.
Чыннан да, спорт мәктәбе аша узган һәркемгә тормышта үз юлын табу күпкә җиңел. Бигрәк тә, Рашит Тимербаев, Фаил Фәсыйхов һәм Рамил Нургалиев кебек тренерлар җитәкчелек иткән секциядә шөгыльләнсәң...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250