Районыбыз горурлыгы Дөнья чемпионы!
Смәел авылы кызы Нурсинә Галиеваның балачагы башка балаларныкы кебек булмый. Ул тау шуарга да йөри алмый, дуслары белән җәен су коенулар да насыйп булмый, мәктәпкә йөреп белем дә ала алмый...
Барысына да дәваланмас авыруы сәбәпче була. Аңа өенә килеп белем бирәләр, дөрес, ул ара-тирә мәктәпкә дә бара, бәйрәмнәрдә дә катнаша, хәтта спектакльләрдә дә уйный. Ләкин Нурсинә өчен болар берсе дә үз эченә бикләнеп, дүрт стена арасында утырырга сәбәп булмый. Ул үзендә көч таба, тәвәккәлли һәм Мәскәү каласына юл тота. Белем алырга теләп киткән кыз калада бию белән шөгыльләнә башлап, олуг җиңүләргә ирешә.
Чикле мөмкинлекләрне чиксез итәргә сезгә нәрсә ярдәм итте һәм шундый сынау алдында калган кешеләргә нинди киңәшләрегезне бирер идегез, дип кызыксынам инде хәзер Дөнья чемпионы булган Нурсинәдән.
— Мин бүтән кешеләргә киңәш бирә алмыйм, чөнки мин белмим бүтәннәргә ничек яшәргә кирәк икәнен. Мин бары тик үземнең юл турында гына сөйли алам. Минем әти-әнием, гаиләм, туганнарым, күршеләрем, дусларым — барысы да миңа зур таяныч. Алар минем җиңүләрне миннән дә катырак көтәләр. Мин үзем генә түгел, бу миңа һәрвакытта көч һәм кыюлык бирә.
— Нурсинә, соңгы елда ирешкән уңышларыгыз турында сөйләп үте-гезче.
— Быел зур дөньякүләм ярышларда катнаштым. Сентябрьдә Италиядә Ористано шәһәрендә Дөнья кубогы ярышлары узды, анда 3 алтын медаль яуладым. Ноябрьдә Словакиянең Кошице шәһәренә бардык, анда Дөнья чемпионаты узды. Бу ярышта 2 алтын, 1 көмеш медаль яулап кайттым. Мин үзем генә (сольно) һәм парда биим, бөтен категориядә дә уңышка ирештек. Шулай ук Россия чемпионнары дигән дә горур исем йөртәбез.
Нурсинәбезнең җиңү-ләрен, тормышын, сәяхәт-ләрен аның Вконтактедагы шәхси битеннән күзәтеп була. Анда 19 сентябрь көнне ул түбәндәге сүзләрне язып куйган. «19 сентябрь. Дөнья кубогында 3 алтын медаль һәм 1 бронза. Мин әлегә кадәр боларның барысының да чынбарлык икәненә ышанмыйм. 2019 елдан соң бу минем күптән көтеп алган халыкара аренага чыгуым иде. Бу безнең Григорий Лисов белән мондый дәрәҗәдәге беренче турнир булды. Болар барысы да бик кадерле һәм шул ук вакытта көтелмәгән хәл иде. Мин аңлыйм, бу җиңүләр — ул безнең парның җиңүе генә түгел. Бу җиңүләр безнең яшәшәбездә булган бик күп кешеләрдән башка мөмкин булмас иде. Безне өйрәттеләр, безгә ышандылар. Безне хупладылар, безнең өчен җан аттылар, безнең өчен борчылдылар. Мин бәхетле».
«21.11.2025. Мин Дөнья чемпионы булган көн. Ирекле программаны ялгыз башкару миңа алтын медаль китерде. Барыгызга да чиксез ышанычыгыз, ярдәмегез, мәхәббәтегез, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт».
«22.11.2025. Мин ике тапкыр Дөнья чемпионы булган көн. Гомуми программада чыгыш ясау миңа тагын бер алтын медаль китерде. Узгандагы Дөнья чемпионаты ерак 2019 елда булды. Ул вакытта бу категориядә мин дүртенче булдым... Пьедесталдан бер адымда гына туктап калу һәрвакыт бик кыен. Минем тормышымда андый мизгелләр күп булды. Ләкин мин һәрвакыт башкача булачагына ышана идем һәм минем чын җиңүләрем алда көткәнен, биюгә булган мәхәббәтемнең барлык киртәләрне дә җиңәчәген белә идем. Һәм шулай булды да!»
«23.11.2025. Хәзер без Дөнья вице чемпионнары. Җиңү тәмен бүлешер кешең булу һәрвакыт аеруча кыйммәтле. Һәм бу җиңү нәкъ шундый. Мин 2012 елдан биим. Шуларның яртысыннан артыгы — соло. Тик мин һәрвакытта да миңа иң яхшы партнер туры киләчәгенә ышана идем. Һәм менә 2 ел эчендә без Григорий Лисов белән Дөнья чемпионатында көмеш медаль яуладык. Бу җиңүдә безнең белән эшләгән, безгә ярдәм иткән, ышанган һәркемнең өлеше бар. Рәхмәт».
Ә хәзер бер мизгелгә генә әлеге гади авыл кызының барлык уңышларын күз алдына китерегезче. Ул аларның барысына да инвалид коляскасында утырган килеш ирешкән. Менә ул сок-ланырлык кешеләр. Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп, бүтәннәргә үрнәк булучылар янәшәбездә.
Нурсинә, уңышларың күп булсын, үзалдыңа куйган һәрбер максатка җиңеллек белән ирешергә насыйп булсын сиңа!
Фото: Наталья Ксенофонтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев