Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район башлыгы көрәштерә һәм нәтиҗә ясый (фото).

Район башлыгы призына узучы ярышларны елның-елында республикада матур җиңүләребез белән каршы алабыз. Быел да шулай булды. Соңгы елларда югалткан позициябезне тагын да ныгыта төшеп, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш көрәшчеләреннән генә калышып, дүртенче урынга күтәрелде.

Танылган көрәшчебез Ринат Хәйретдинов Кыргызыстанга Бөтендөнья күчмә халыкларының милли Фестиваленә барып - өченче, милли төрләр буенча Бөтенроссия уеннарында икенче урыннарны яулады. Салават Әсхәдуллин бу уеннарда чемпион булып танылса, Илдар Зарипов өченче булды.
Яшьләребез дә кимен куймы. "Татарстан яшьләре" газетасы призына ярышларда икенче булдылар. Айрат Хәйруллин, Рәдис Сәмигуллин, Илнар Муллахмәтов кебек яшьләребез Россия беренчелекләрендә төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яуладылар. Тагын шунысын әйтеп узарга кирәк, республикабызның татар милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин кайтып, батырларыбызны хөрмәтләп, көне буе ярышларыбызны тамаша кыла. Быел да олы кунагыбыз, Балтачыбызны батырлар иле белән тиңләп, татар көрәшенә үзеннән саллы гына өлеш керткән район Сабантуеның баш хөкемдары Фәнис Шәриповка Татарстан дәүләт Советының Рәхмәт хатын, чирек гасырдан артык ярышларыбызны , татар көрәше осталарын районыбыз халкына бәян итүче Нурзада Сәмигуллинга, спорт мәктәбе тренеры Наил Гарифуллинга федерациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Заманында үзе белән бил алышкан батырларыбыз Фидаил Шакировны, Газиз Газыймовны, Васил Гарифуллины олылап искә алды, бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларны легендар көрәшчеләр икәнен тагын бер кат искәртте. Аларның зур дәрәҗәдәге ярышларда 40-30 тапкыр җиңүләрен зурлап атап узды Аның янында якташыбыз Фаил Әхмәдиевны да күрү безнең өчен зур шатлык булды..
Район башлыгы Рамил Нотфуллин да сүз алып, Татарстан күләмендә төрле призлы урыннарны яулаган Ленур Галимҗанов, Ландыш Гарифуллина, Марат Хәлимов, Расил Мөхәммәтгалиев кебек спортчыларыбызга мактау сүзләрен жәлләмәде.
Әнә шундый матур ачылыштан соң , ике келәмдә бил алышулар башланып китте. Келәмнәрдән ике көн буена ут чыгып торды. Чыкмый ни, ярышларга бит 23 командадан 153 көрәшче җыйналган иде. Кубок быел Яңгулга китте. Күп еллар дәвамында Кубокны үзләрендә тоткан Яңгул егетләре ни сәбәптәндер, өченче урынга ук тәгәрәгәннәр иде. Арборлылар быел да икенче урынны саклап калдылар.
Район башлыгы Рамил Рәшитович районыбызның җыелма командасы егетләрен һәр ярыштан соң үзенә җыеп алу матур традициягә әйләнеп бара. Әле соңгы очрашуда да башлыгыбыз егетләребезгә үзенең олы ышанычын җиткергән иде. Сөйләшеп торуның файдасы бар. Әнә, Тукай исемендәге, "Борнак", "Бөрбаш", "Труд", "Кама" "Яңа тормыш" җәмгыятьләре көрәшчеләре өчен махсус киемнәр булдырганнар.
Һәр көрәш бәйгесеннән соң Рамил Нотфуллин катнашында ярышларга нәтиҗә ясала. Төрле фикерләр яңгырый. Берәүләр ярышларны мактаса, икенчеләре җитешмәгән якларны күрсәтә. Менә бу юлы танылган Хәйретдиновларның әтиләре Фоат әфәнде соңгы вакытта җиңүче командага Сабантуйлдарның төп бүләге - тәкә бирелми башлауның сәбәпләре белән кызыксынды, медальләр бирелмәвенә борчулуын белдерде.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Айрат Габидуллин /"Игенче"/, Илдан Әхмәтханов /"Яңа тормыш"/, Илнар Саттаров /"Якты юл"/, Динар Гарифуллин /Тимирязев исемендәге хуҗалык/.
65 килограммга кадәр: Нурфат Шәфигуллин /Тукай исемендәге хуҗалык/, Илназ Минмуллин /"Труд"/, Марат Сәгытдинов /"Строитель"/, Рәнис Фәхретдинов /"Бөрбаш"/.
70 килограммга кадәр: Рафаэл Вафин /Тимирязев исемендәге хуҗалык/ , Илнар Муллахмәтов /"Яңа тормыш"/, Фәнзил Шакиров /"Арбор"/, Рифат Сибагатуллин /Тимирязев исемендәге хуҗалык/.
75 килограммга кадәр: Айрат Хәйруллин /"Яңа тормыш"/, Радил Гыйззәтуллин /Тукай исемендәге хуҗалык/, Рәлиф Галиев /"Маяк"/, Ранил Камалов /"Сосна"/.
80 килограммга кадәр: Ранил Габдрахманов /"Яңа тормыш"/, Рамил Зәйнетдинов /Тимирязев исеменәге хуҗалык/, Рушан Зарипов /"Труд"/, Рөстәм Рамазанов/ "Борнак"/.
85 килограммга кадәр: Салават Әсхадуллин /"Арбор"/ Илшат Хәйруллин /"Арбор"/, Илдар Абдуллин /Тимирязев исеменәге хуҗалык/, Фәнил Гыйләҗев /"Смәел"/.
90 килограммга кадәр: Руслан Рәфыйков /"Яңа тормыш"/, Ринат Хәйретдинов /"Арбор"/, Айрат Апанов /"Татарстан"/, Рифат Сибәгатуллин /Тимирязев исемендәге хуҗалык/.
100 килограммга кадәр: Динар Фатыйхов /"Яңа тормыш"/, Айдар Гәрәев /"Сосна"/, Раниф Гарифуллин /Тимирязев исемендәге хуҗалык/, Рамил Гыйльфанов /торак-коммуналь хуҗалык/.
100 килограммга авыр үлчәүдә: Рашат Газизов /"Строитель"/, Рифкать Сәмигуллин /Кызыл юл"/, Рамил Камалетдинов /"Яңа тормыш"/, Айдар Апанов /"Татарстан"/.
Фотолар Айрат Хайруллиннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250